Казан консерваториясендә укучы Кытай студентлары «Музыкаль открыткалар» тәкъдим итәчәк

2023 елның 10 марты, җомга

16 март 18:30 сәг. Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә  «Музыкаль открыткалар» дип исемләнгән концерт узачак, анда Кытай Халык Республикасының Казан консерваториясе студентлары чыгыш ясаячак. 

Казан дәүләт консерваториясе халыкара таныл уку йорты. Бигрәк тә ул Кытайда югары бәяләнә: Консерваториядә Кытай халык республикасы студентлары саны елдан-ел арта.

Кытай студентлары, Казанда укыганда, дөнья музыкаль осталыгы серләренә төшенә, рус һәм татар музыкасын да башкаралар. Ректор, профессор Вадим Дулат-Алеев инициативасы белән Казан консерваториясе быел беренче тапкыр Кытай студентларының С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә махсус концертын үткәрә.

Казан консерваториясе тамашачыларны концертка чакыра!

Билетларны түбәндәге сылтама буенча сатып алырга була: https://bileton.ru/events/konservatoriya-muzykalnye-otkrytki-87631

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International