Уфаның «Мирас» ансамбле Казанда «Хәзинә» концерт программасы белән чыгыш ясаячак

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле «Хәзинә» уникаль концерт программасын әзерли һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында 14 мартта 19.00 сәгатьтә чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, «Мирас» ансамбле «Башкортостан Республикасы мәдәни программалар дирекциясе» АНО белән берлектә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын отты. Проект күпмилләтле республиканың бию һәм җыр фольклоры программасын булдыруны һәм прокатны үз эченә ала. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында республикада бердәнбер җыр һәм бию ансамбле Россия халкына үз репертуарыннан халык мәдәниятенең күптөрлелеген чагылдыра торган иң яхшы номерларны күрсәтә.

«Хәзинә» концерт-театральләштерелгән тамаша Оренбург, Чиләбе, Курган, Екатеринбург, Пермь, Казан шәһәрләрендә, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International