ТР Милли музее «Бүләк көннәре»н игълан итә

2023 елның 24 марты, җомга

3 һәм 4 апрельдә Татарстан Милли музеенда һәм аның филиалларында традицион «Бүләк көннәре» узачак.

Бу музейның туган көне уңаеннан ел саен уздырыла торган акция, ул 1895 елның 5 апрелендә башланган. Акция вакытында Казанның, республиканың, илнең теләсә кайсы кешесе музейга нинди дә булса предмет яки тулы бер коллекция бүләк итә ала. Һәр бүләк - тарихны һәм мәдәниятне саклауга өлеш кертү.

Татарстан Милли музее җыелышы - Россиядә иң эреләренең берсе. Анда 900 меңнән артык предмет бар. Алар арасында борынгы мәдәниятләр һәм урта гасыр дәүләтләре артефактлары, совет иленең һәм яңа  чорда Татарстан һәм Россия эшлеклеләренең әйберләре һәм документлары бар.

Музейга үз бүләгеңне 3 һәм 4 апрельдә 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр китерергә мөмкин. Әйберләрне кабул итү документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә үзең белән паспорт булырга кирәк. Әгәр дә сез бүләк итәргә җыенган әйбернең тарихын белсәгез, бик шәп булыр: кайчак бу предметның тарихы предметтан да кыйммәтле һәм  кызыклы була.

Акциядә шулай ук Татарстан Милли музее филиаллары да катнашачак. Бүләкләрне шулай ук Горький һәм Шаляпин музеена, Габдулла Тукай әдәби музеена, Салих Сәйдәшев музеена, Муса Җәлил музей-фатирына, Муса Җәлил музеена, Каюм Насыйри музеена, Ленин музеена, Боратынский музеена, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына, Шәриф Камал мемориаль фатирына, татар әдәбияты тарихы музеенда һ.б. тапшырырга мөмкин.

Татарстанның милли музее Кремль урамы, 2 йортта урнашкан. «Бүләкләр көннәре» турындагы мәгълүматны +7 (843) 292-67-09 телефоны буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International