Казан консерваториясе хор дирижерларының Халыкара конкурсын үткәрә

2023 елның 24 марты, җомга

28 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә С.А.Казачков исемендәге XXVII Казан хор ассамблеясе чарасы Казан консерваториясе студентларының хор концерты белән ачылачак.

Ассамблея кысаларында һөнәри белем бирү учреждениеләренең дирижер-хор бүлекчәләренең өлкән курс укучыларының XI Халыкара конкурсы узачак. Конкурста җиңүчеләр 30 мартта ДЗКЗ сәхнәсендә узачак гала-концертта югары уку йорты студентлары хоры белән идарә итәчәк.

Казан консерваториясенең хор дирижерлык кафедрасы мөдире Надежда Шириева хәбәр иткәнчә, конкурска Россия, Беларуссия (Минск) һәм Казахстаннан (Алматы) катнашучылар киләчәк. Россиянең 26 төбәгеннән катнашучылар Россияне тәкъдим итә. Гаризалар Краснодар, Пермь, Ставрополь крае, Бурятия, Новосибирск, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм РФ башка шәһәрләреннән тапшырылган.

Әгәр узган елларда конкурс ике турда узган булса, быел исә конкурс өч турда үтәчәк: I (сайлап алу) туры - рояльгә (видеоязмалар буенча) дирижерлык итү, II тур - рояльгә дирижерлык итү (очно), III тур - Казан дәүләт консерваториясенең катнаш хоры белән эшләү каралган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылучылар Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары хоры белән идарә итәчәк.

Моннан тыш, бу кичәдә тамашачыларны яшьләр хор коллективлары - Самара музыка училищесының «AnimaCantus» камера хоры һәм Казан музыка көллиятенең катнаш хоры  белән очрашу көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International