«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында 31 март көнне Халыклар дуслыгы йортында Лениногорск районы үзенең уникаль мәдәни кодын тәкъдир итәчәк. Кунаклар өчен бик зур программа - балалар һәм өлкәннәр өчен күргәзмәләр, мастер-класслар, республиканың Милли мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре елына багышланган концерт әзерләнгән.
Моннан тыш, чараның кунаклары Лениногорск районында сакланган һәм популяр булган милли ризыклар белән таныша алачак. Лениногорск районының күргәзмә һәм интерактив программасы 31 мартта көнне 11:00 дән 14:00 сәг. кадәр Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында узачак. Концерт программасы 14:00 сәгатьтә башлана һәм 15:30 кадәр дәвам итәчәк.
Барлык теләүчеләр өчен керү бушлай, алдан теркәлү сорала.
Теркәлү мәҗбүри: https://forms.yandex.ru/u/641c408190fa7b00d9ba879f/
Трансляция «PRO.Культура РФ» порталында: https://www.culture.ru/live/broadcast/49709/dni-kultury-municipalnykh-obrazovanii-leninogorskii-raion