ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Себер бию ансамбле Яр Чаллыда уртак концерт куячак

2023 елның 24 марты, җомга

3 апрельдә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Бергә без - Россия!» дип исемләнгән концерты булачак. Яр Чаллы тамашачысын беренче бүлектә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Алтын фонд»тагы номерлары сөендерәчәк. Ә икенче бүлектә иң яхшы номерлар белән Себернең Михаил Годенко исемендәге бию ансамбле чыгыш ясаячак.

3 апрельдә Автокалада бергәләп Себернең Михаил Годенко исемендәге Красноярск дәүләт академия бию ансамбле һәм Халыклар дуслыгы Дәүләт ордены белән Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Программа антракт белән ике сәгатькә исәпләнгән. Яшь чикләве - 6+.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International