Татарстан биографларын һәм тәрҗемәчеләрен әдәби резиденцияләргә чакыралар

2023 елның 24 марты, җомга

Татарстанның биографларын һәм тәрҗемәчеләрен әдәби резиденцияләргә чакыралар.

Әдәби резиденция - язучыларның "тынычлык, хезмәт итү һәм илһам алу"  урыны.

Монда (онлайн яки шәхсән) танылган язучылар, мөхәррирләр һәм нәширләр консультациясен һәм һөнәри ярдәм алырга мөмкин.

2023 елның маенда Россия язучылары һәм нәширләре берлекләре ассоциациясе язучыларны ике резиденциягә чакыра:

3 майдан 23 майга кадәр - Волгоград өлкәсендә (Волжск шәһәре, "Плёс" кунакханә комплексы - әдәби биографияләр авторлары өчен (6 урын);

5 майдан 25 майга кадәр - Алтайда ( Барнаул янындагы Борзовая Заимка бистәсе, "Чайка" кунакханәсе) - әдәби тәрҗемәчеләр өчен (6 урын).

Конкурста җиңгәннәргә АСПИР бер урынлы номерда яшәүне һәм өч тапкыр туклануны, юл чыгымнарын түли.

Биографлар өчен резиденциягә гаризалар кабул итү 31 мартка кадәр дәвам итәчәк, ә Алтайдагы тәрҗемә резиденциясенә - 1 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

Россия Федерациясе чикләрендә яше һәм яшәү урыны буенча чикләүләр юк.

Конкурс шартларын белү өчен һәм гаризаны Ассоциация сайтында бирергә мөмкин: https://aspi-russia.ru/contests/literaturnye-rezidenczii-volgograd/%20%D0%B8%20https:/aspi-russia.ru/contests/literaturnye-rezidenczii-altaj/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International