ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы гаиләнең туганнарына һәм якыннарына, шәхсән Иске Казан музей-тыюлыгы директоры Котдусов Габделәхмәт Габделәхәт улы кайгысын уртаклаша. Улының бик тиз үлүе сәбәпле. Кайгы-хәсрәтне уртаклашабыз. Мәңгелек хәтер!


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Катнашу өчен барлыгы 100гә якын гариза җибәрелгән.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары башлана.


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Екатеринбургта узган «СВОЙ» ачык театр фестивале нәтиҗәләре билгеле булды! Кариев театры да – җиңүчеләр исемлегендә. «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов, инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев) жюриның югары бәяләмәсен алды, анда уйнаган актерлар – Татарстанның атказанган артисткасы Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин «Виртуозларча актерлык осталыгы» номинациясендә иң яхшылар булып танылды!


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 4 октябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Мөслим районының горурлыгы булган танылган җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачыну оештыра. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан ур., 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылачак.  Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары, журналистлар чакырылган. Башлана 10:00 сәгатьтә.


26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Казанның Татар китабы йортында атаклы мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар турында күргәзмә ачыла һәм ачык чаралар циклы оештырыла.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 - 28 сентябрьдә Грозныйда Чечен Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан киносы көннәре узачак.


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Тинчурин театры гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсын оештыра. Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән мондый бәйге Татарстанда беренче тапкыр уздырыла.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

21 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры XXX юбилей концерт сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге дәрәҗәле оркестр концерты белән башланып китәчәк. Иҗат коллективы тамашачыларга «30 лет на бис» программасын тәкъдим итәчәк. Программага классик көйләр, оригиналь әсәрләр, халык көйләренең үзгәртелгән вариантлары, шулай ук эстрада көйләре дә кергән. Концертны музыка белгече, Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Апакова алып бара.

22 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда  күренекле фән эшлеклесе, әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиевкә 85 яшь тулуга багышланган «Олы галим, зыялы шәхес» дип исемләнгән әдәби чара уздырыла. Чара Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә әзерләнә.

Конкурста Татарстан Республикасының коммерциячел булмаган оешмалары катнаша ала. Җиңүчеләр фильм төшерү циклына тулысынча субсидия алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International