ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

15 сентябрьдә Казанда татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 136 ел тулуы билгеләп үтелде. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә бөек драматург җирләнгән Архангел зиратында искә алу чарасын оештырды.

20 сентябрьдә, 16 сәгатьтә, Ленин исемендәге Мәдәният йортында «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында, Чистай муниципаль районы «Чистай җире – талантлар хәзинәсе» мәдәни программасын тәкъдим итәчәк.


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татар музыка сәнгате зур югалту кичерә.

2023 елның 14 сентябрендә 85нче яшендә озакка сузылган авырудан соң танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Сөләйманова Флюра Зыятдин кызы вафат булды.


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе
15 сентябрьдә, татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Традициягә әверелгән әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан театр, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, төрле чаралар әзерли.

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Кичә Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында республика программасы кысаларында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачу тантанасы узды. 


29
август, 2023 ел
сишәмбе

30 август көнне Татарстан Республикасында берьюлы ике вакыйга - Татарстан Республикасы Көне һәм Казан шәһәре Көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан республика халкы һәм кунаклар өчен күптөрле мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнде.

23-27 августта Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» дип аталган арт-резиденция эшләде. Анда Кукмара, Арча, Балтач, Әтнә, Алексеевск, Мөслим районнарыннан һәм Казаннан 20 татарстанлы катнашты.


25
август, 2023 ел
җомга

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Республика байлыгы» дип аталган өр-яңа музыкаль проект тәкъдим итә. 27 август Әлмәт «Нефтьче» мәдәният сарае, 28 август Түбән Кама «Халык иҗат йорты»нда матур концерт узачак. Проект җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов. Концертны алып баручы – Алсу Мөлекова. Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» инструменталь ансамбле җавап бирә.

30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак. Барысы турында аерым — түбәндә сөйлибез.

26 августта Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда татар дизайны дөньясында төп вакыйга – «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак. 2013 елдан бирле үткәрелә торган фестиваль быел үзенең 10 еллыгын билгели һәм 11 нче тапкыр уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International