Танылган шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат булды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

30 март көнне, 74 яшендә танылган шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша вафат булды.

Татарстан Республикасы мщдщният министрлыгы мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Шагыйрь белән бәхилләшү, 1 апрельдә, Казанның Мәрҗани мәчетендә өйлә намазыннан соң була. Җеназа намазы укыла. Шәүкәт Гаделша Самосырово бистәсендәге “Әл-Мәрҗани” мөселман зиратына җирләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International