2023 нче елның 1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак.
1 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстанның Милли китапханәсендә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Биредә Кәрим Тинчурин үзе төшергән фотографияләр тәкъдим ителә. Чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
Һәр теләгән кеше театр волонтерлары берләшмәсенә кушыла ала.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «ВолонТин» волонтерлык берләшмәсе эшчәнлегенә старт бирелде.
2 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак.
27 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Яшьлек энергиясе һәм үсеш тарихы: Татарстан студентлар отрядларына 60 ел» күргәзмәсе ачыла. Проект студентларның хезмәт отрядлары тарихы һәм аларның Татарстан һәм Россия үсешенә керткән өлеше белән таныштырачак.
5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Кино+Театр» проекты чаралары узачак.
25 октябрь, 12.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.
Яңа театраль сезон башланганга 2 генә ай, ә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында инде өченче премьерага әзерлек бара. Театрда Әмирхан Еники әсәренә алынды. Аны сәхнәгә режиссёр Егор Чернышов куя.
Катнашу өчен барлыгы 100гә якын гариза җибәрелгән.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары дәвам итә.
14 нче октябрь 12:00 Татарстан Республикасы Милли музеенда дөньякүләм татар теленнән «Яз» диктанты үтәчәк.