2026 елның 27 гыйнварында, Россиянең хәрби дан көнендә, Казанның А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 82 еллыгына багышланган «Бирешмәгән шәhәр» тантаналы концерты узачак.
2026 елның 23 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр Татар әдәбияты тарихы музеенда (Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән, Татар китабы йорты) «Такташның беренче китабы» камера күргәзмәсе эшли. Ул татар әдәбияты классигы Һади Такташның 125 еллыгына багышланган. Проект яшь авторның әдәби процесс һәм милли шигърият тарихына ничек килеп керүен күрсәтә.
Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезоны кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Конкурс Идел буе федераль округы яшьләренең фестивальгә кызыксынуын җәлеп итү максатында гамәлгә ашырыла.
30 гыйнвардан 2 мартка кадәр М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф.И. Шаляпин исемендәге XLIV Халыкара опера фестивале узачак.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты уза.
27 гыйнварда К.Маркс урамы, 54 нче йорт фасадында РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, архитектор Петр Тихон улы Сперанскийга мемориаль такта ачылачак.
Казанда 4 февральдән 8 февральгә кадәр Спорт сараенда халык куллану товарлары ярминкәсе – «Муллес» милли сәүдә фестивале узачак. Чарада шәһәр халкы азык-төлек продуктлары, кием-салым, аяк киеме, тукыма әйберләре, зәркән бизәнү әйберләре, косметика чаралары, һөнәрчелек эшләнмәләре һәм башка товарлар сатып ала алачак.
27 гыйнварда сәгать 16:00 да ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Наил Сагыровның «Күк мозаикасы» күргәзмәсе ачылачак. Наил Мөхәммәт улы Сагыров (1961 елгы) – рәссам-нәкышче, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, И.Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург живопись, скульптура һәм архитектура институты укытучысы. Экспозиция останың иҗат методының нечкәлеген ача: аның эшләрендә чынбарлык тирә-юньдәге кешеләр психологиясе белән билгеләнә. Сагыровның заманча реализм һәм экспрессионизмны берләштергән уникаль стиле аңа катлаулы сәнгать бурычларын чишәргә мөмкинлек бирә.
Россия тарихында балалар һәм яшүсмерләр арасында этнобуллингка каршы көрәш буенча беренче методик кулланманы Милләтара журналистика гильдиясе чыгарды. Ул психологлар, педагоглар һәм ата-аналар өчен билгеләнгән.
Без сезне балалар-яшүсмерләр халык бию коллективлары педагоглары һәм сәнгать җитәкчеләре өчен бушлай мәгариф вебинарларында катнашырга чакырабыз.