Россиядә этнобуллингка каршы көрәш буенча беренче кулланма чыкты

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Россия тарихында балалар һәм яшүсмерләр арасында этнобуллингка каршы көрәш буенча беренче методик кулланманы Милләтара журналистика гильдиясе чыгарды. Ул психологлар, педагоглар һәм ата-аналар өчен билгеләнгән.

«СТОП ЭтноБуллинг: белем аша үзара аңлашуга!» проекты кысаларында чыккан басма мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортларында милли нигездә кимсетүгә каршы тору буенча конкрет очраклар һәм киңәшләрне үз эченә ала.

Проект РФ Иҗтимагый палатасы һәм Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Крокус»тагы фаҗигадән соң җәмгыятьне мигрантофобия дулкыны чолгап алды, ул яшьләр мохитенә дә кагылды. Аны туктатырга кирәк иде, этнобуллингка багышланган иҗтимагый проект шулай туды.

Россиянең сигез төбәгендә мәктәпләрдә һәм университетларда фокус-төркемнәр төзелде, аларның эше реаль очракларны туплаудан торды. Параллель рәвештә яшьләр этнобуллингның табигате һәм аңа каршы тору ысуллары турында лекцияләр тыңлады.

Дәресләр вакытында тупланган очраклар чат-бот нигезенә салынды, ә проект катнашучыларының реаль тарихлары агарту видеороликларын төшерү өчен сценарийлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International