Габдулла Тукай туган көнендә, 26 апрельдә, Мәскәүдә гадәттәгечә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салалар.
Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан юбилей концерты булды.
Юбилейга багышланган тантаналы чарага залда педагоглар, ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды
Идел буе федераль округы төбәкләре «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезоны округ этабына әзерләнә. Ул 21–24 апрельдә Удмурт Республикасында узачак.
Татарстан Республикасын «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә тәкъдим итүче һәм I урынны алган «Апуш» балалар татар театр студиясе 21 апрельдә Ижевск шәһәрендәге Республика халык иҗаты йортында җиңү спектакле «Мәкәрҗәдә театр»ны күрсәтәчәк.
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «Сөембикә» операсы һөнәри видеоюрама ала: «Россиянең театр куелышларының алтын фонды» масштаблы проекты кысаларында төшерүләр Казанда узды.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу алдыннан «Татаркино» анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм мастер-класслар үткәрәчәк.
«Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәге иҗади очрашулар циклын дәвам итә. Бу юлы кичәнең кунагы Казан фоторәссамы, «Тасма» иҗат төркеме катнашучысы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов булды. Аның эшләре Санкт-Петербургның Рус музее, Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Балтыйк илләре музейлары коллекцияләрендә тәкъдим ителгән.
2026 елның 5 маенда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концертлар залы сәхнәсендә Валерий Гергиев җитәкчелегендәге XXV Мәскәү Пасха фестивале концертлары узачак.
Иң яхшы тышлыкларны һәм бук трейлерларны без социаль челтәрләрдә һәм китапханәнең медиаэкраннарында күрсәтәчәкбез.
2026 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Бу датага Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «НЕЙРОПРОБЫ» опен-коллын игълан итә. Шурале, Су анасы яки Тукай әсәрләренең башка геройлары турындагы китапның тышлыгы заман эстетикасында ничек күренер икәнен хыялланып карарга тәкъдим итәбез.
Россия Мәдәният министрлыгы Лев Николаевич Толстойның 200 еллык юбилеена әзерлек кысаларында (2028 елда узачак) автор әсәрләре буенча спектакль куелышларының беренче Бөтенроссия конкурсын игълан итә. Оператор – «Русские сезоны» АНО.
«Русские сезоны» Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 2026 елда заманча драматурглар әсәрләре буенча спектакль куелышларының Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланганын игълан итә.