XX гасырның күренекле композиторы, пианист һәм дирижеры Сергей Прокофьев үзеннән соң дөнья музыка мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелгән мирас калдырган. Замандашлары аны «варвар» һәм «футурист» дип атаганнар, әмма нәкъ менә музыкаль телнең новаторлыгы һәм кыюлыгы Прокофьев әсәрләренә дистә еллар алдан танылу китергән.
Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры репертуарында күп еллар дәвамында Борис Мягков хореографиясендә Сергей Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» балеты бара. Бу-композиторның дөньяда иң популяр әсәрләренең берсе.
Композитор тууына 135 ел тулуга театр «Золушка»балетының премьерасын әзерли. Яңа куелыш Рудольф Нуриев исемендәге XXXIX халыкара классик балет фестивале программасын ачачак һәм тамашачыларга 2026 елның 12 һәм 13 маенда тәкъдим ителәчәк.
XX гасырның иң якты симфоник партитураларының берсе Надежда Калининаның хореографик версиясендә һәм Сергей Новиковның сценографиясендә яңа укуга ирешәчәк. Спектакльнең музыкаль җитәкчесе - танылган дирижер, әрмән милли опера һәм балет театры директоры Карен дургарян.