Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлек символлары» Бөтенроссия конкурсын уздыра. Ул илнең мәдәни төрлелеген саклау һәм популярлаштыруга, шулай ук халыкларның гореф-гадәтләрен хуплауга юнәлдерелгән.
Конкурста югары уку йортлары студентлары һәм хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурс эше вуз урнашкан төбәкнең мәдәни үзенчәлеген — төбәкнең тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен, халыкларның гореф-гадәтләрен, бердәмлек һәм бөтенроссия идентификациясе идеясен чагылдырырга тиеш.
Конкурсның төп бурычы — 89 төбәкнең һәрберсенең мәдәни үзенчәлеген чагылдырган 89 открыткадан торган коллекция туплау. Җиңүчеләр шәхси дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы эшләр федераль коллекциягә керәчәк. Барлык катнашучылар да сертификатлар ала.
Гаризалар 2026 елның 12 июненә кадәр кабул ителә. Гариза бирү вузлар аша үзәкләштерелгән рәвештә бара: уку йорты үз эченнән отбор үткәрә, аннары оештыручыларга төбәк үзенчәлеген чагылдырган ике эштән күбрәк тәкъдим ителми.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны Положениеда карагыз.