ТР Милли китапханәсе «Татарча диктант» акциясенә кушыла

2026 елның 24 апреле, җомга

24 апрельдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә татар телен белүегезне тикшереп, офлайн форматта диктант язарга мөмкин булачак. Катнашу өчен китапханә ресепшеннарына яисә (843) 222 82 85 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче мәртәбә узачак һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланачак. Аның иҗаты татар теле, әдәбияты һәм халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясый. 

Исегезгә төшерәбез, Татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе 24-26 апрель көннәрендә узачак. Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, журналистларны, иҗат кешеләрен, шулай ук татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караган башка милләт вәкилләрен. Акция ирекле һәм түләүсез характерда, бер үк вакытта Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләүчеләр өчен үткәрелә. Яшенә, җенесенә, белеменә, нинди дин тотуына, һөнәренә, гаилә хәленә һәм мәнфәгатьләренә карамастан, һәркем катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International