Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә Һиндстанда «Сураджкунд Мела» Халыкара халык кәсепләре һәм тукыма күргәзмәсендә катнаша.
9 февраль көнне 16:00 сәгатьтә Казан шәһәре үсеше институты Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе белән берлектә Ольга Мичи һәм ГрОМ иҗат берләшмәсенең «Киләчәк торагы» күргәзмәсе кысаларында «Шәһәрдә сәнгать» дискуссиясен оештыра.
2023 елның 7 феврале сишәмбе көнне Казан Кремле күргәзмәләренә бушлай керү мөмкинлеге булачак. Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеен, Татарстанның табигый тарих музеен, «Манеж» күргәзмә залын һәм Ислам мәдәнияте музеен чират торып керү тәртибендә керергә мөмкин булачак.
Сезне «Табуретка» дип аталган Бөтенроссия балалар театраль-шигъри фестивальдә катнашырга чакырабыз. Чарада төрле юнәлештәге балалар һәм яшүсмер театраль коллективлар катнашырга (музыкаль, драма, курчак театрлары һ.б.) чакырыла. Коллективта катнашучыларның яше - 18 яшькә кадәр булуы шарт.
2023 елның 5 февралендә «Залесный» мәдәни үзәгендә Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән Татарстанның заманча композиторлары музыкасы VIII республика «Талантлар территориясе» конкурсы узды. Чараны Татарстан Республикасы Композиторлары берлеге һәм шәхсән аның рәисе, композитор, Россия һәм Татарстанның халык артисты Рәшид Фәһим улы Кәлимуллин оештырды.
Кичә 5 февраль көнне 46 яшендә кинәт Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан шәһәре филармониясе солисты Николай Анатолий улы Коновалов вафат булды.
«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында совет чорына багышланган лекцияләр циклы дәвам итә. Анда экспертлар совет сәнгате, тарихы һәм көнкүреше турында сөйлиләр. Совет көнкүрешенә багышланган лекция 10 февральдә 18:30 сәг. узачак.
Татарстанда SUNNYФЕСТ креатив чаналар Бөтенроссия фестиваленә әзерлек тәмамлана. Экстремаль бәйрәмнәренең берсе булган спорт төренең туган ягында инде таулар урнаштырганнар һәм һава торышы мөмкинлек бирү белән тулы бер урамга тауны зурайтуны көтәләр. Нәкъ менә озынайтылган таудан 11 февральдә Россиянең барлык почмакларыннан 50 командага төшәргә туры киләчәк.
2023 елның 2 февралендә Сталинград сугышында совет гаскәрләреләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасына Ростов өлкәсен азат иткән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган акцияләрнең беренчел нәтиҗәләре игълан ителде.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның язмышларын иң яхшы өйрәнүчеләр арасында Әлмәттән Диана Галәветдинова бар иде.