ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген 2023 елның 5 июнендә Горький урамындагы 10 йортта Федор Шаляпин һәм Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачу тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашты.

«Чир Чайаан на траве» XII Халыкара курчак театрлары экологик-этник фестивале Хакасия шәһәрләре һәм авылларында 3 июльдән 10 июльгә кадәр барачак. Фестиваль көннәрдә төбәк гаять зур иҗади мәйданчыкка әвереләчәк, чарада гадәти булмаган һәм уникаль Россия һәм чит ил артистлары чыгыш ясаячак.


4
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә.

2023 елның 4 июнендә 56 яшендә кинәт рәссам, график, дизайнер Шляпкин Андрей Борис улы вафат булды.


3
июнь, 2023 ел
шимбә

2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале уза. Чара программасында 70тән артык мәдәни чара каралган: концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр, лекцияләр, театр лабораторияләре. "Горький+" фестиваленең арт-директоры - Россиянең халык артисты Евгений Миронов.

Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 6 июнь көнне 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак "Россиянең Пушкин көне" концертына чакыра. Чара Рус теле көненә багышланган рус музыкасы, әдәбияты һәм тарихы Фестивале кысаларында үтә. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Казан консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев.

Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры, аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский Россиянең Зур театры солистлары Динара Алиева (сопрано) һәм Бехзод Давронов (тенор) белән берлектә опера гала-концертын үткәрде.

2023 елның 6 июнендә Россиядә Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре, заманча рус әдәби теленә нигез салучы А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан биһисап күп мәдәни чаралар үткәрү  планлаштырыла.


2
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Казан шәһәренең "Болакта яшьләр театры" сәхнәсендә беренче экологик спектакль - "Кинәт нәни планетада" исемле премьера узды. Казанның иң популяр театрларының сәхнәсендә спектакль СИБУР ярдәме белән куелды.

Халыкара балаларны яклау көнендә Казан мәктәпләре укучылары ТР Милли музееның экспозиция залларында һәм филиалларында экскурсия үткәрү мөмкинлегенә ия булдылар.

2023 елның 10-12 июнендә «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында «Бөркет - патшалар кошы» Реставрацион фестивале узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International