Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры, аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский Россиянең Зур театры солистлары Динара Алиева (сопрано) һәм Бехзод Давронов (тенор) белән берлектә опера гала-концертын үткәрде.