Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә.
2023 елның 4 июнендә 56 яшендә кинәт рәссам, график, дизайнер Шляпкин Андрей Борис улы вафат булды.
Андрей Шляпкин 1966 елның 28 июнендә Пензада туа. 1985 елда Саранск сәнгать училищесын тәмамлый; 1993 елда - И.Я. Яковлев исемендәге Чәбаксар дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый, 1998 елда - академик, СССРның халык рәссамы Харис Абдрахман улы Якупов җитәкчелегендә Казандагы Россия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен тәмамлый.
Бу рәссамның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, ә аның исеме - Татарстан сәнгате тарихы керәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Андрей Борис улы Шляпкинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.