Казан яшь тамашачы театрында Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды.
Укучыларны «Россия көненә бию флешмобы» бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырабыз. Акция 8-12 июньдә узачак. Җиңүчеләрне игълан итү - 2023 елның 3 июлендә булачак.
"Бердәм Россия" партиясе махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән бирле яңа төбәкләрдә үткәргән гуманитар миссия кысаларында, "Readovka" медиахолдингы белән берлектә "КлевЕR" яңа проектын эшләтеп җибәрә. Ул Россиянең иҗтимагый мохитенә яңа территорияләрнең социаль-мәдәни интеграциясенә, шулай ук илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләрнең рухи уртаклыгын булдыруга ярдәм итәчәк.
Казан Театр училищесы студентлары (1 эстрада курсы) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә хәйрия акциясе уздырды. Нәни пациентлар «Китенок» балалар пластик спектаклен (курсның мастеры Фәткуллин Р.М., Фәткуллина Н.Р., сөйләм буенча педагог - Аламова Л.Ш.) карадылар.
Кичә «ПушкинФЕСТ» 2023 рус мәдәнияте фестивале башланды. Фестиваль 39 нчы номерлы мәктәпнең рәсем сәнгате түгәрәге укучыларының «Балачак бизәге» күргәзмәсе белән ачылды, анда Пушкин әсәрләре буенча иллюстрацияләр тәкъдим ителде. Халыкара балаларны яклау көне хөрмәтенә фестивальнең беренче көне «Пушкин һәм балалар» дип аталды.
5 июньнән 11 июньгә кадәр Казанда «Нәүрүз» XVI Халыкара театр фестивале уза.
Бүген Казан циркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарага бүген “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” Республика мәдәни-мәгариф проекты җиңүчеләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм гаилә әгъзалары чакырылды.
1 июнь көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының заманча этносәнгать музеенда «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» дип исемләнгән XIX Республика яшь рәссамнар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүген 1 июнь көнне Әлмәт театрында яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен урамда ук каршы алдылар. Бинага керер алдыннан уен зонасы оештырылды, музыка астында балалар белән әкият персонажлары аралашты.
Балаларны яклау көнендә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен «Алисаның могҗизалар иле» спектакленең премьерасы үтте.