Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 6 июнь көнне 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак "Россиянең Пушкин көне" концертына чакыра. Чара Рус теле көненә багышланган рус музыкасы, әдәбияты һәм тарихы Фестивале кысаларында үтә. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Казан консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев.