2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале уза. Чара программасында 70тән артык мәдәни чара каралган: концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр, лекцияләр, театр лабораторияләре. "Горький+" фестиваленең арт-директоры - Россиянең халык артисты Евгений Миронов.