ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

29 июнь 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Себер татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче дәресе.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясе губернаторы Зәйн Әл Әбеддин Рәзәви Хоррам белән очрашты. Очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезонына «татлы нокта» куйды. Театрның соңгы 5 елда нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрсәтү, уңышларын һәм казанышларын барлау максатыннан «35-тән – 5» дип аталган өр-яңа тамаша иҗат ителгән иде (режиссеры Эльдар Гатауллин). Кич дәвамында без Татлы фабрика буйлап экскурсия кылдык, асылда театрның иң шәп премьераларын, фестивальләрдәге җиңүләрен, проектларын барладык һәм аның ни белән яшәгәнен күрдек.  

Театрның уңышлары, чынлап та, бик күп. Соңгы биш елны карасаң, «Кролик Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе алды (2018). Шул ук номинациядә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Тантана»лы булды (2020). «Хикмәт әкиятләре» шулай ук Назыйм Хикмәт исемендәге Дуслык бүләгенә лаек дип табылды, Грозныйда «Федерация» фестивалендә катнашты, Санкт-Петербургта узган «Арлекин» фестивалендә дирекциянең «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» махсус премиясе лауреаты булды. Спектакльдә Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образларын җанландырган артист Эльдар Гатауллин «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә җиңү яулады (2021). «Хикмәт әкиятләре» «Алтын битлек» театраль премиясенең лонг-листына эләкте.

2021 нче елда «Мио, минем Мио» спектакле «Тантана» премиясендә балалар өчен иң яхшы спектакль дип танылды! Сергей Безруков җитәкчелегендә Мәскәүдә уза торган Халыкара балалар фестивалендә дә (БДФ) югары бәяләнде.

«Озын-озак балачак» спектале «Федерация» фестивалендә катнашты, «Алтын битлек» театраль премиясенең лонг-листына эләкте.

2022 нче елда «Тантана» премиясендә балалар өчен иң яхшы спектакль – кабат Кариев театрыныкы. Бу юлы «Камыр батыр» спектакле җиңде. Әлеге спектакль Халыкара балалар фестивалендә катнашырга сайлап алынды һәм узган ел Мәскәү тамашачысын сөендереп кайтты.

«Бәхетле көнем» спектакле Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Волшебный фонарик» фестивалендә катнашты, Кариев театры артистлары «Иң яхшы актерлар ансамбле» буларак Дипломга лаек булды.

Әле шушы көннәрдә генә «Тимур һәм комета» спектакле Иркутскида «Байкал талисманы» халыкара фестивалендә катнашып, лауреат булып кайтты.

Кариев театры юбилей кичәсендә соңгы елларның уңышларын гына барлап калмады, үткән көннәрне дә искә алды. Төрле елларда сәхнәгә чыккан һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган «Башмагым», «Гашыйк буласым килә», «Кичер мине, әнкәй», «Син киттең дә...», «Алмачуар», «Гашыйклар утравы», «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «Көзебезнең язы. Бер мәхәббәт тарихы», «Тискәрегә – авызлык» спектальләреннән өзекләр күрсәтелде.

Театрны юбилее һәм 35 нче сезонны ябуы белән котларга бик күп кунаклар килгән иде. Алар арасында – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов, шулай ук башка театрлардан коллегалар бар иде. Театр хезмәткәрләренә һәм артистларына рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре тапшырылды. Өч артистка – Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина Татарстанның атказанган артисты исеменә ия булды. Аларга бүләкне Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин тапшырды.

«Моннан 35 ел элек Казанда үз эше өчен янып йөргән Фәрит Хәбибуллин тырышлыгы белән татар яшьләр театр студиясе оеша. Соңрак дәүләт театры статусын ала, Габдулла Кариев исемен йөртә башлый. Барлыкка килгән көненнән башлап, Казан, Татарстан һәм бөтен Россия, хәтта күрше чит илләрнең тамашачысын балалар һәм олылар өчен куелган искиткеч спектакльләре белән сөендереп тора.

Биш ел элек без бу сәхнәдә театрның юбилеен – 30 еллыгын билгеләп үткән идек инде. Ул вакытта икеләтә бәйрәм булды, чөнки юбилей белән бергә яңа бинага күчүне дә котладык. Өметләр, теләкләр һәм хыяллар зурдан иде. Шунысы сөенечле: шушы биш елда ниятләгәннең күбесе тормышка ашты. Шулай ук яңа казанышлар һәм уңышлар да күп булды, бу – премьералар, фестивальләр, кызыклы проектлар һәм, әлбәттә, театр тормышы белән кызыксынып торган, үзләре дә актив катнашкан тамашачылар.

Сезгә яңа иҗади җиңүләр, казанышлар һәм уңышлар телибез! Сезнең театр-йортта һәрвакыт балалар көлүе яңгырап торсын, яңа тамашачылар килеп кушылсын, истә калырлык премьералар тусын!» – дип министрның һәм шәхсән үзенең котлау сүзләрен җиткерде Дамир Натфуллин.

Петропавлов порты оборонасы геройлары - Россия империясенең күп кенә төбәкләрендә туып-үскән, шул исәптән Польша һәм Бөек Финляндия, Лифлянд һәм Эстлянд губернасы патшалыгын да кертеп, 1854 елның август-сентябрь айларында инглиз-француз эскадрасының берләштерелгән десант төркеменең  көчен чагылдыра алган тарихи хәтерне саклау турындагы китап.

30 июнь Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Язмышлар киселеше» дип аталган һәм А.Н.Скрябин белән С.В.Рахманиновның 150 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Күргәзмә Мәскәү шәһәренең А.Н.Скрябин Мемориаль музее җыентыгыннан әзерләнгән. Күргәзмә бөек рус композиторы, пианист һәм дирижёр Сергей Рахманиновның юбилеена һәм узган ел 150 ел тулган Александр Скрябинның юбилеена багышланган.

29 һәм 30 июнь көнне “Йолдызлык” Арт-резиденциясе труппасы Болактагы Казан Яшьләр театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Артистлар Әзербәйҗан композиторы Узеир Гаджибековның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәкләр. Башлана - 19.00 сәгатьтә.

Beinopen мода индустриясе үсеше институты VK бергәлекләре белән эшләү Департаменты ярдәме белән беренче тапкыр Россиянең биш төбәгендә мода индустриясе форумын уздырачак. Аның максаты - эшкуарларны, дизайнерларны һәм башка мода эшлеклеләрен бер мәйданчыкта берләштерү, шулай ук digital-контентны ВКонтакте инструментлары ярдәмендә булдыру һәм алга җибәрү мөмкинлекләре турында сөйләү. Форум мода индустриясе белән бәйле һәм аны үстерүдә катнашучы һәркемгә исәпләнгән: бренд булдыручылар, җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, дизайнерлар, стилистлар, фотографлар һәм визажистлар бермәйданда очрашачаклар.

29 июньнән 2 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» V Халыкара музыкаль фестивале узачак. 

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте "Россиянең хәрби тарихының истәлекле даталары" проектын гамәлгә ашыра.


23
июнь, 2023 ел
җомга

2023 елның 23 июнендә Казан Кремленең күргәзмә залларында «Минем Иран» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә - Татарстан Республикасында Иран Консуллыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының уртак проекты. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, «Казан Кремле музей-тыюлыгы» директоры Илнур Рәхимов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International