5 августта Татарстан Республикасы Милли музеенда Казан суүткәргеченең 150 еллыгына багышланган чара узачак һәм күргәзмә ачылачак.
Бүген Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасында мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендә проектларга ярдәм итүгә 2025 елның беренче грант конкурсының заявка кампаниясе башлануга багышланган семинар уза.
2024 елның 2 августында «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында уртак тормышның 30 еллыгын билгеләп үтүче гаиләләрне бүләкләү узачак. Вакыйга Казанның ЗАГС идарәсе белән берлектә үткәрелә һәм музей-тыюлыкның 30 еллык юбилеена багышланган.
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә гаризалар кампаниясе старт алды.
8 августта 16:00 сәгатьтә ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясендә Алексей Серповның (Ураковның) «Каралы-аклы Казан» күргәзмәсе ачылачак. Тантанага керү 16:00 дән 17:00 гә кадәр ирекле.
Айның беренче сишәмбесе – 6 август – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин.
Фестивальнең быелгы жюри рәисе – «Воскресший Эртугрул» сериалы режиссеры Метин Гюнай.
«Алтын мөнбәр» XX Халыкара кинофестивалендә бик күп кунаклар көтелә. Швейцария, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Мисыр, Грузия, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән режиссерлар һәм актерлар килер дип планлаштырыла. Вакыйгаларның хедлайнерлары – Төркия кинематографы вәкилләре – Россиядә популяр булган «Великолепный век» һәм «Воскресший Эртугрул» сериаллары актерлары.
Фестивальнең соңгы уикэнды 2 августтан 4 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә шәһәр халкы һәм кунаклары рәсем ясый, фильмнар карый, китаплар укый, көлә һәм яхшы музыка тыңлый алачак.
30 июльдә татар телендә сөйләшүче блогерлар II Бөтендөнья милли блогерлар җыенында катнашты. Чара 11.00 сәгатьтә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында түгәрәк өстәл белән башланды. Очрашу К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында дәвам итте. Блогерлар Тинчурин театры белән якыннан танышты.
26 июльдән 28 июльгә кадәр Зөядә XVI-XXI гасырлардагы рус мәдәниятенә багышланган «Россиянең рухи бердәмлеге - дөньяга юллама» уникаль фестивале узды. Фестиваль барган көннәрдә Зөядә 40000нән артык кеше булды.