Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле махсус программа белән Чиләбедә «Синегорье» фестивалендә чыгыш ясаячак

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Чиләбедә узачак XV Халыкара «Синегорье» фестивалендә катнашачак. 3 ноябрьдә коллектив концерт программасы белән чыгыш ясаячак, ә 4 ноябрьдә ансамбль үзенең аерым номерлары белән гала-концертны бизәячәк.

«Зур проект өчен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле махсус программа әзерләде», – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов.

«Беренче бүлектә без татарларның, ә икенче бүлектә җир шарында яшәгән халыкларның җыр һәм бию сәнгатенең бөтен матурлыгын күрсәтербез. Күп номерларыбыз төрки халыклар мәдәниятен чагылдыра: мәсәлән, Көньяк Уралда яшәүчеләр безнең башкаруда казакъ һәм төрекмән җырларын ишетәчәк. Без шулай ук программага кавказ, белорус, Россия халыклары әсәрләрен һәм башкаларны да керттек», – дип билгеләде ул.

Айрат Хәмитов фестивальдә коллектив репертуардагы яңа әсәрләрне дә тәкъдим итәчәк дип белдерде. Мисал өчен, хәзер ансамбльдә кырым татарлары мәдәнияте белгечләре өйрәткән кырым биюе өстендә актив репетиция бара.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәрвакыт концертларга җентекләп әзерләнә һәм Айрат Хәмитов белдерүенчә, «Синегорье» фестиваленә әзерлек коллективта аеруча зур дулкынлану хисе белән бара.

«Синегорье»да иң яхшы коллективлар җыела. Безнең өчен алар арасында булу зур дәрәҗә. Безнең хезмәттәшләребезнең ничек яшәвен һәм үсүен күрү, тәҗрибә белән уртаклашу, артка борылып, безнең нәрсәгә ирешкәнебезне һәм нәрсәгә омтылырга кирәклеген аңлау мөмкинлеге булачак», – дип шәрехләде Хәмитов.

Әмма проектта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең төп бурычы – тамашачыга шатлык хисе, җылылык һәм яхшы кәеф бүләк итү. «Без Синегорье»да берничә ел катнашмадык һәм, дөресен генә әйткәндә, без фестивальне сагындык. Без анда якын туганыбыз белән озак көтелгән очрашуга барган кебек дулкынланып барабыз һәм концертка билетларның күпләп сатылуына караганда, бу хис тамашачыларыбызда да бар», – дип йомгаклады Хәмитов.

«Синегорье» фестивале – уникаль вакыйга, ул төрле халыкларның традицион мәдәнияте үрнәкләрен тәкъдим итә, тамашачыларга Көньяк Уралдан читтә урнашкан мәдәни тормыш белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Проектка күренекле профессиональ коллективлар чакырыла, алар арасында Моисеев Балеты, Н.С. Надеждина исемендәге «Березка» дәүләт академия хореография ансамбле, М.Е. Пятницкий исемендәге академия рус халык хоры, шулай ук Италия, Сербия, Кытай һәм башка илләр коллективлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International