XIV Петербург халыкара газ форумында Татарстан стенды Татар мәдәни кодының дүрт төп концепциясен тәкъдим итте

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

7 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта XIV Петербург халыкара газ форумы узды. Форум эшендә безнең республика да катнашты. Татарстан Республикасы стенды, кунакларга һәм чарада катнашучыларга борынгы традицияләрнең, сәнәгать куәте һәм тере мәдәни тормышның уникаль синтезын тәкъдим итеп, иң яктыларның берсе булды.

Татарстан экспозициясе татар мәдәни кодының дүрт төп концепциясе тирәсендә төзелде: «Бәрәкәт», «Хәрәкәт», «Белем»  һәм «Нәсел».

«Бәрәкәт» зонасында ювелир сәнгать әсәрләре, шул исәптән атаклы рәссам-реставратор Рәфкать Мөхәммәтшин тарафыннан Болгар һәм Алтын Урда чорларында ясалган бизәнү әйберләрен реконструкцияләү, шулай ук алтын тегү һәм батик осталарының эшләре тәкъдим ителде.

«Хәрәкәт» бүлеге Татарстанның сәнәгать куәтен күрсәтте. 
«Белем» нигезендә мәгариф һәм фән традицияләре ята. Кунаклар ТР Милли китапханәсе фондларыннан сирәк кулъязмаларны һәм иске китапларны, шулай ук бөек галим Николай Лобачевскийга һәм Химиклар Арбузовлар династиясенә багышланган экспонатларны күрделәр.

«Нәсел» концепциясе шагыйрь Габдулла Тукай шәҗәрәсе һәм Казан сәнгать училищесы студентларының Татар күн мозаикасы техникасында башкарылган заманча эшләре аша ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International