Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» яшьләр симфоник оркестры солистлар парады тәкъдим итте

2025 елның 10 октябре, җомга

Н. Фешин исемендәге сәнгать училищесында И.В. Ахәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең ТР халык артисты Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» яшьләр симфоник оркестрының «Безнең соло чыгышыбыз» концерты булды.

Концертның үзенчәлеге шунда ки, сәхнәдә зур оркестр белән солистлар сыйфатында чакырылган академик сәхнә «йолдызлары» түгел, ә коллектив музыкантлары, студентлар һәм оркестр концертмейстерлары үзләре балкып торды.

Оркестр башкаруында Бах, Гайдн, Вивальди, Гензель, Гумель, Беллини, Сальери, Сен-Санс, Массне, Шостакович, Светланов, Хачатурян, Яруллин әсәрләре яңгырады.

Бу кичәдә солистлар: Марина Беговатова (скрипка), Светлана Кашина (флейта), Рафаэль Галиев (гобой), Сергей Антонов (валторна), Алексей Соловьев (валторна), Матвей Чирков (кларнет), Адриан Симанов (труба), Александр Савицкий (Фагот), Элина Әхмәтшина (флейта), Валентин Казаков (скрипка), Валерий каземаслов (скрипка), Даниил Кирилов (виолончель) чыгыш ясады.

2025 елда ике ел тулган «Яңа музыка» яшьләр симфоник оркестры И.В. Ахәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары өчен оркестр осталыгы мәктәбе буларак күзалланды. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова инициативасы белән гамәлгә ашырылган Проект буыннар дәвамчанлыгы һәм яшь музыкантларның киләчәктә башкару эшчәнлеге белән мәгарифне иҗади берләштерү символына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International