Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында «Гаилә» милли проекты кысаларында ике модель китапханә ачылды: Халыклар дуслыгы һәм гаилә укуы. Район китапханәләрен модернизацияләүгә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 16 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Китапханәләр ачылу районның мәдәни тормышында күренекле вакыйгага әверелде. Яңартылган китапханә киңлекләрен ачу тантанасында район хакимияте, Республика китапханә бергәлеге вәкилләре, мәртәбәле кунаклар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Модель китапханәләрне ачу тантанасы кысаларында барлык теләүчеләр өчен экскурсияләр үткәрелде һәм уңайлы тирәлек белән үзгәртеп корылган киңлекләр күрсәтелде.