К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләр белән Мәскәүгә бара.
Театр мәскәүлеләргә ике спектакль тәкъдим итәчәк.
29 октябрь - Халисә Мөдәрисова пьесасы буенча «Бәхет бәясе» музыкаль мелодрамасы.
30 октябрь – «Алай тугел, болай ул!» Туфан Миңнуллин пьесасы буенча.
Башлана 19.00 сәгатьтә.
Спектакльләр татар телендә рус теленә синхрон тәрҗемә белән бара.
Спектакльләр Мәскәү шәһ., Измайловский бульвар, 41 йорт, мимика һәм ишарәләр театры адресы буенча куелачак.