2025 елның 15 октябрендә Президентның Мәдәни инициативалар фонды үткәргән 2026 елгы икенче төп грант конкурсына гаризалар кабул итү башлана.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елның 21 апрелендә Федераль Җыенга юлламасы барышында әйтелгән тәкъдиме буенча төзелгән мәдәни инициативаларның президент фонды мәдәният, сәнгать, креатив һәм иҗади индустрияләр өлкәсендәге проектларга һәрьяклап ярдәм итә.
Бүгенге көнгә Фонд ундүрт грант конкурсына йомгак ясады. Россиянең барлык төбәкләре территориясендә гамәлгә ашырыла торган 10 217 иҗади инициатива хуплау тапты, аларның гомуми суммасы 40,7 млрд сум.
Унбишенче грант конкурсына йомгак 2025 елның ноябрендә ясалачак. Фонд ярдәме белән проектларны гамәлгә ашыручы командалар креатив секторны актив үстерәләр, регионнар һәм тулаем ил икътисадына өлеш кертүне тәэмин итәләр.
15 октябрьдән 2 декабрьгә кадәр 2026 елгы президент Мәдәни инициативалар фонды конкурсының заявка компаниясе узачак, анда мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителергә мөмкин.
Гаризалар фондкультурныхинициатив.рф сайтында кабул ителә.