Татарстан – Россия Федерациясенең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсе. Төбәк мәдәнияте ил эчендә дә, башка дөньяда да кызыксыну уята. Ел саен Татарстан Республикасында республика территориясендә яшәүче төрле мәдәниятләрнең һәм халыкларның уникаль традицион бәйрәмнәре уза.
2022 елның 16 нчы июнендә 19:00 сәгатьтә Татар китабы йорты “Истәлек өчен...” концерт-спектаклен тәкъдим итә. Аның үзәген бер-берсен өзелеп яраткан һәм төрле сәбәпләр аркасында аерылырга мәҗбүр булган ике кешенең кабат очрашу мизгеле тарихы тәшкил итә. Өч яссылыкта барган бу кичәне Татар китабы йорты берләштерә
Һәр елны 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомуммилләт акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабына. Акциягә деньпамяти.рф сайтында онлайн кушылырга һәм үз виртуаль Хәтер шәмен яндырырга мөмкин.
В.И. Качалов исемендәге театр сәхнәсендә Александр Славутский куелышында «Ревизор» спектакленең премьерасы уңышлы узды. Феерик алкышлар һәм «Браво!» кычкырулар белән тамашачылар озак көтелгән куелышны каршы алды.
Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры «Академик хор коллективы» номинациясендә «Хорлар көрәше» Бөтенроссия конкурсында 1 урынны яулады.
Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирас бүлеге мөдире Айдар Илсур улы Ногмановка бүләк тапшырды.
Төбәк кинематографы еш кына федераль дәрәҗәгә прокатка чыгу проблемасы белән очрашкан. Июнь аенда Россия прокатына «Пушкин картасы» программасы кысаларында Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән милли фильмнар чыкты. Шул рәвешчә, Россия базарында Татарстан картиналарының прокат мөмкинлекләре тагын да киңәя төште.
Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее каршындагы «Витязь» һәм Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы каршындагы «Казан рубежы» хәрби-тарихи клублары 1941-1945 еллардагы Брест крепосте оборонасына багышланган берьюлы ике реконструктор фестиваленә барачак – Татарстанга һәм Белоруссиягә.
2022 елның 12 июнендә Россия көнен бәйрәм итү көнендә, «Ленивый торжок» тарихи реконструкция комплексы территориясендә «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Казачий круг» республика казак җырлары фестивале узачак. Фестиваль 11.30 сәгатьтә ачыла һәм интерактив уен программасы, ярышлар, казак кухнясы ризыклары белән сыйлау белән дәвам итәчәк. Фестивальдә катнашучылар борынгы һәм заманча казак җырларын башкарачак.
15 июньдә 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Ак Алла Халкы. Ош Кугу Юмын Калыкше. Мари авылы турында язмалар» мари халкына багышланган күргәзмә ачыла. Экспозиция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.