ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген 18:00 сәгатьтә В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының төп сәхнәсендә Н.В. Гогольнең «Ревизор» спектакле премьерасы була.

8 һәм 9 июнь көннәрендә Рязань өлкәсенең Касимов шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Ханты-Манси автономияле округында - Юграда Сабантуйны бәйрәм итүдә төп катнашучы булды.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасыннан тамашачылар алдында Казан шәһәренең «Зәкәрия» күпмилләтле фольклор ансамбле чыгыш ясады.

2022 елның 17 июнендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда Мәскәү коллекционеры Низам Ибраһимов коллекциясеннән «Ислам почта открыткаларында» күргәзмәсе ачыла.

10 июньдә Зөя сәнгать галереясендә XVI гасыр елъязма җыентыгы миниатюраларын күрсәтү күргәзмәсе ачыла.

2022 елның 11 июнендә дәүләт бәйрәме - Россия көне алдыннан «Милли – актуаль» этномәдәни фестивале узачак.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденкога Россиянең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе тапшырылды.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

МТС Big Data анализы нигезендә Россиядә иң зур сәнгать музее – Дәүләт Эрмитажының Казандагы беренче филиалына килүчеләрнең портретын төзегән. Музейның төп аудиториясе – хатын-кызлар, күпчелек килүчеләр 25тән 44 яшькә кадәр. Казан музее кунаклары иң актив Интернеттан файдаланучылар булып чыкты – биредә бер абонентка Эрмитажның калган филиалларына караганда, трафик күбрәк туры килә.

Искәртеп узабыз, 25 майда Сенегал башкаласы - Дакарда хәзерге Африка сәнгатенең биеннале кысаларында Dak'Art күргәзмәсе ачылды. Татарстан рәссамнарының 40ка якын эше анда Россияне тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International