15 июньдә 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «Ак Алла Халкы. Ош Кугу Юмын Калыкше. Мари авылы турында язмалар» мари халкына багышланган күргәзмә ачыла. Экспозиция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.