«Рики» компанияләр төркеме Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә «Халыклар дуслыгы әлифбасы» дигән катнашлы белем бирү серияләренең яңа циклын башлап җибәрә. 2022 елны Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан итү әлеге укыту эпизодларын булдыруга этәргеч булды. Берничә минут эчендә катнашучылар илебез халыкларының үзенчәлекле традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләячәкләр.
«Тукай эзләреннән» квесты Тинчурин театрының режиссеры Камил Гатауллин тарафыннан 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен әзерләнгән проект. Әлеге иҗади уен вакытында балалар танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның әкият геройлары Су анасы, Шүрәле, Батыр чыгышы ярдәмендә Тинчурин театры белән танышалар.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Ф.Волков исемендәге драма театры (Ярославль шәһәре) гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова, Ф.Волков исемендәге драма театры директоры Айрат Рәшит улы Төхвәтуллин, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Илшат улы Якупов, Ф. Волков исемендәге драма театры актеры Руслан Олег улы Халюзов катнашты.
18 июнь көнне 11:00 сәгатьтә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Талантлар җире» IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының төбәк сайлап алу туры узачак. Конкурсны үткәрү белән гомуми җитәкчелек итү һәм аны оештыру ягыннан тәэмин итүне «Лидерлык проектлары» социаль инициативаларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү буенча Автоном коммерцияле булмаган оешма, Мәскәү шәһәре башкара. Региональ сайлап алу туры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Конкурсның партнеры - «Транснефть-Прикамье» акционерлык җәмгыяте.
Telling Stories — 2018 елда Югары икътисад мәктәбе Казан милли тикшеренү технология университеты коммуникацияләр, медиа һәм дизайн факультеты тарафыннан оештырылган фестиваль. Ул кино, яңа медиа, уен индустриясе, маркетинг һәм коммуникацияләр, сәнгать, дизайн һәм мода өлкәләрендәге инновацияләргә, трендларга һәм белем бирүгә багышланган.
1 нче августтан 7 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Кукмара районының Вахитов авылында «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе ачылачак: сайлап алу узган 24 катнашучы юнәлешләр буенча төркемнәргә берләшәчәк һәм Кукмара, Саба, Балтач һәм Мамадыш муниципаль районнары авылларында яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен алга сөрүче уникаль иҗади проектлар булдырачак.
2022 елның 3-11 июнь көннәрендә Мәскәүдә Россия дәүләт академия Зур театры сәхнәсендә XIV Халыкара балет артистлары конкурсы узды. Конкурс сәнгать җитәкчесе һәм жюри рәисе – СССРның халык артисты, Россиянең Зур театры хореографы Юрий Николаевич Григоровичның 95 яшьлегенә багышланган иде.
2022 елның 21-28 июнендә Казанда «Шомбай-fest – 2022» IV Халыкара курчак театрлары фестивале узачак.
18 һәм 19 июньдә Татарстан Республикасы Питрәч районының Әлвидино авылында «Элбэдэн хәрби уеннары» IV Бөтенроссия хәрби-тарихи реконструкция фестивале узачак. Ул якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Михайлович Гаврилов истәлегенә багышлана. Чара, гадәттәгечә, 22 июнь көнне тарихи датага багышланган.
15-19 июнь көннәрендә Казанда Волков драма театрының (Ярославль шәһәре) «Зур гастрольләр» узачак. Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә Россиянең иң борынгы драма театрының соңгы еллардагы премьералары күрсәтеләчәк.