«Истәлек өчен...» концерт-спектакле турында матбугат хәбәре

2022 елның 14 июне, сишәмбе

2022 елның 16 нчы июнендә 19:00 сәгатьтә Татар китабы йорты “Истәлек өчен...” концерт-спектаклен тәкъдим итә. Аның үзәген бер-берсен өзелеп яраткан һәм төрле сәбәпләр аркасында аерылырга мәҗбүр булган ике кешенең кабат очрашу мизгеле тарихы тәшкил итә. Өч яссылыкта барган бу кичәне Татар китабы йорты берләштерә.

“Истәлек өчен...” тамашасының жанры – концерт-спектакль. Сәхнә тамашалары арасыннан соңгы вакытта әлеге жанрга мөрәҗәгать итүчеләр сирәк. Тамашаның поэтик-драматик тукымасын классик һәм яшь татар шагыйрьләренең мәхәббәт, дуслык, хыянәт, тормыш, яшәеш турындагы шигырьләре тәшкил итә. Концерт программасында – шул ук темага кагылышлы халык һәм ретро-җырлар.

Очрашу һәм аерылышу – бер җепнең ике башы кебек. Алар арасында мәңгегә хәтергә уелып калырлык матур вакыйгалар, бергә үткәргән көннәрнең якты истәлеге бар. Очрашу һәм аерылышу һәркем тормышында була торган хәл. Дуслар, сөйгән яр, шулар белән беррәттән яшьлек белән хушлашу. Болар турында гадәттә безгә истәлек өчен дип төшкән уртак фотосурәтләр, бергә йөргән урыннар һәм бергә көйләгән җырлар сөйли.

“Истәлек өчен...” тамашасы – хисләргә бай, саф мәхәббәт тулы шигърият, лирик җырлар, якты истәлекләр кушылмасы.

Концерт-спектакльдә Татарстанның халык артисты, диктор Тәлгать Хаматшин, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры актерлары Илфак Хафизов, Айсылу Мөсәлләмова, күп кенә җыр конкурслары лауреаты, танылган җырчы Илгиз Мөхетдинов, “Болгар кызлары” триосы (Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Айгөл Зәйнуллина), яшь талантлы башкаручылар Рөстәм Егоров, Әнис Шакиров, Рәмис Габдулхаев, музыкантлар: Айгөл Зәйнуллина (фортепиано), Ильяс Фәрхуллин (баян) һәм Камил Гайнетдинов (гитара) катнашалар. Тамашаның сценарий авторы – журналист Раил Садри.  

Хөрмәтле журналистлар, әлеге чараны яктыртуда һәм халыкка җиткерүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз һәм 16 июнь, 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында көтеп калабыз.

16 июнь, 19:00

Островский урамы, 15 (Татар китабы йорты)

+7 (843) 590-80-67, 590-80-66

shajhin@tatmuseum.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International