Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли музее каршындагы «Витязь» һәм Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы каршындагы «Казан рубежы» хәрби-тарихи клублары 1941-1945 еллардагы Брест крепосте оборонасына багышланган берьюлы ике реконструктор фестиваленә барачак – Татарстанга һәм Белоруссиягә.