2022 елның 12 июнендә Россия көнен бәйрәм итү көнендә, «Ленивый торжок» тарихи реконструкция комплексы территориясендә «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Казачий круг» республика казак җырлары фестивале узачак. Фестиваль 11.30 сәгатьтә ачыла һәм интерактив уен программасы, ярышлар, казак кухнясы ризыклары белән сыйлау белән дәвам итәчәк. Фестивальдә катнашучылар борынгы һәм заманча казак җырларын башкарачак.