Күргәзмә 30 июньдә Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда ачылды. Бу И.С.Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округы музей-күргәзмә комплексының махсус хәзинәсеннән борынгы зәркән сәнгате экспозициясе, Салехард шәһәре.
Күргәзмәдә Сүрия, Иран, Көнбатыш Европа, Византия, Кытай һәм Идел буе Болгар дәүләте осталарының әсәрләрен күрергә була - бакыр һәм көмештән барлыгы 139 предмет тәкъдим ителгән.
И.С.Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округы музей-күргәзмә комплексының баш сакчысы Ольга Соболева күргәзмәдә тәкъдим ителгән уникаль предметлар турында сөйләде.
Күргәзмә 2022 елның 18 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
«Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул татар классигы, ТР Дәүләт премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, М.Җәлил премиясе лауреаты, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган. Спектакль оригиналь пьесаның Рәшит Заһидуллин һәм Елена Аржакованың ирекле тәрҗемәсендә рус телле адаптациясе булып тора.
9 июль 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Биләр. Мирас хәзинәсе" фәнни-популяр документаль фильмын тәкъдир итәләр .
Фильм тамашачыларга урта гасырдагы Биләр серләрен ачачак.
Фильм өстендә әзерлек һәм нәтиҗәле эшчәнлек бер ел дәвам итте, аны "11:11 STUDIOS" командасы алып барды, фильмның режиссеры Бай Хәйруллин.
Проект ТР ДБМУ "Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы" фәнни консультацияләре һәм ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Ахырда фильм турында фикер алышу булачак.
Чакырылган кунаклар арасында фәнни консультантлар: Фаяз Шәрип улы Хуҗин - археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты һәм Зөфәр Гомәр улы Шакиров - археолог, тарих фәннәре кандидаты, Биләр музей-тыюлыгы директоры бар.
Бу Лаеш районының Атабай авылы. Биредә беренче тапкыр архитектура пикнигы үткәрелде.
Скульпторлар ачык һавада табигый материаллардан скульптуралар паркы булдырды, алар җирлекнең уникаль ландшафтына гаҗәеп туры килде.
Сәнгать дөньясы шул рәвешле җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итәргә омтыла.
Эко-материаллардан ясалган сыннар-Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының хәзерге вакытта ябык Казан филиалын тәмамлаган Татарстанның яшь скульпторларының хезмәт нәтиҗәсе.
8 һәм 9 сентябрь XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең эшлекле мәйданы кысаларында киномәктәпләр форумы оештырылачак. Чара Казан дәүләт мәдәният институтында узачак.
Киномәктәпләр форумы- кино белеме бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданы.
Форум кысаларында кино өлкәсендә белем бирү проблемалары, уку программаларының заманча стандартлары һәм белгечләр әзерләү принциплары буенча түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла. Урта звено осталарын әзерләү фикер алышуның төп темасы булачак. Катнашучылар, кино сөючеләр һәм студентлар өчен мастер-класслар үткәреләчәк.
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең эшлекле мәйданчыгында катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Бүген Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова еллык җәйге матбугат конференциясен уздырды.
Төп вакыйга Н.И.Фешин исемендәге яңартылган Казан сәнгать училищесы бинасын тәкъдир итү булды.
Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм директор Ольга Гыйльметдинова училище бинасы буенча экскурсия үткәрделәр. Министр республикада сәнгать белеме үсешенә өлеш керткән мәдәният эшлеклеләре һәм училище тарихы турында сөйләде. Быел Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак.
Чарадан фоторәсемнәр ФОТОРЕПОРТАЖЛАР бүлегендә урнаштырылган.
Иркутск шәһәрендә 2022 елның 30 июненнән 3 июленә кадәр беренче тапкыр «BAIKAL ART & CRAFT WEK / БАЙКАЛ СӘНГАТЕ ҺӘМ КӘСЕПЧЕЛЕГЕ - 2022» фестивале узачак
Фестивальнең эшлекле чаралар программасында - «Мәдәни мирас - иҗат өчен илһам чыганагы» халыкара конференциясе дә бар. Анда катнашучылар өчен панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар, семинарлар һәм иң актуаль темалар буенча танылган спикерлар, осталар һәм дизайнерлардан презентацияләр оештырылачак.
Татарстаннан да осталар катнашачак. Алар милли кием-салым һәм бизәнү әйберләре, күн мозаика техникасында заманча тегелгән бизәкле аяк киеме һәм төрле аксессуарлар, кулдан эшләнгән бизәкле тукыма эшләнмәләре тәкъдим итәчәк.
30 июнь «Казан Кремле» музей-тыюлыгында БалагурЛаб клоунадасы жанрында театр лабораториясе башлана, ул Президент мәдәни инициативалар фондының грант конкурсында җиңүче булды.
Кунаклар һәм катнашучылар өчен БалагурЛаб театр лабораториясе кысаларында лекцияләр узачак.
Бәйрәм кунакларын чуаш гореф-гадәтләрен үз эченә алган биюләр, халык уеннары һәм күңел ачулардан торган иҗади тамаша көтә. Бәйрәм программасы төрле мастер-класслар, гармунчыларның иҗади ярышлары, милли ашлар белән тулыландырылачак - теләге булган һәркем «Балыкчы йорты»нда милли эчемлек һәм чуаш ризыкларын татып карый алачак.
Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Мәйданчыклар 10:00 сәгатьтә эшли башлый.
«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлек нәтиҗәсе. «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы 30 июньдә булачак.