15 июльдән 17 июльгә кадәр "Славян базары" Халыкара сәнгать фестивале кысаларында Витебск шәһәрендә Союз дәүләте көннәре уза.
Фестиваль кунакларына Союз дәүләте көннәренең яңартылган концепциясе тәкъдим ителәчәк.
Гала-концерт Беларусь һәм Россиянең әйдәп баручы артистлары һәм коллективлары катнашында узачак. Сәхнәдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Ф. Гаскаров исемендәге халык бию ансамбле, «Вайнах» Дәүләт бию ансамбле, Адыгеяның «Нальмэс» Дәүләт академия халык биюе ансамбле һ.б. чыгыш ясаячак.