Бүген Казанның Лядск бакчасында рус шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Р. Державинның тууына 279 ел тулу уңаеннан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, милли-мәдәни берләшмәләр, педагоглар, фәнни һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр халкы һәм кунаклары катнашты.