ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мәгълүмати портал Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы, татар халкы мәдәнияте һәм традицион мөселман кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан оештырыла.

Сайт берничә бүлектән торачак һәм гел яңартылачак.


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә узачак XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 4 азәрбайҗан фильмы тәкъдим ителәчәк.

2022 елның 5 сентябрендә Толстой урамы, 16А номерлы йортта танылган татар шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Бу йортта шагыйрь 2000-2020 елларда яшәгән.

2022 елның 5 сентябрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге бинасында (Лобачевский ур., 10) «Европа-Азия» ХV Халыкара яңа музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.

6 сентябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дигән сәнгать күргәзмәсен тәкъдир итәләр. Картиналарның авторлары 1912 елның май аенда шагыйрьнең Троицкига килүен яңадан булдыралар.

Кол Шәриф мәчете галереясында «Казанның җәмигъ мәчетләре» күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә өч бүлектән тора.

9-12 сентябрьдә М.И.Цветаеваның тууына 130 ел һәм М.А.Волошинның тууына 145 ел тулу уңаеннан Алабугада X Халыкара Цветаева укулары, ХХ Халыкара фәнни-иҗади симпозиум, М.А.Волошин исемендәге Халыкара әдәби фестиваль узачак.

 

Ел саен Россия Федерациясендә «Югары социаль нәтиҗәлелек Россия оешмасы» бөтенроссия конкурсы уздырыла.

Гаризалар 2022 елның 20 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына кабул ителә.

Владимир Потанинның хәйрия фонды «Креатив музей» конкурсының беренче циклына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләр арасында - Казан университеты һәм Казан яшь тамашачы театры «Галим балалар» тарих музее проекты бар.

«Аршин мал алан» музыкаль комедиясенең премьерасы белән «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе икенче театр сезонын ачачак.

Премьера спектакле 14 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә куелачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International