Казан университеты һәм Казан яшь тамашачы театры тарихы музее мәктәп укучылары өчен аудиоспектакльләргә Владимир Потанин фонды грантын отты

2022 елның 2 сентябре, җомга

Владимир Потанинның хәйрия фонды «Креатив музей» конкурсының беренче циклына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләр арасында - Казан университеты һәм Казан яшь тамашачы театры «Галим балалар» тарих музее проекты бар.

«Галим балалар» проекты кысаларында Казан университеты тарихы музее һәм Казан яшь тамашачы театры мәктәп укучылары өчен 2 аудиоспектакль әзерләячәк.

Беренчесе кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларга, икенче спектакль өлкән сыйныф укучылары өчен әзерләнәчәк.

«Галим балалар» проекты җитәкчесе - тарих фәннәре кандидаты, КФУ Музей комплексы җитәкчесе Светлана Фролова. Проект командасына Казан яшь тамашачы театры баш режиссеры Радион Букаев, рәссам, сценограф Никита Сазонов, драматург Алексей Житковский, «Птица» (Ижевск) театр-студиясе җитәкчесе Светлана Шанская керә. Барлыгы конкурска Россиянең 72 төбәгеннән 211 гариза бирелгән.

Финалга 34 төбәктән 81 проект чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International