9-12 сентябрьдә М.И.Цветаеваның тууына 130 ел һәм М.А.Волошинның тууына 145 ел тулу уңаеннан Алабугада X Халыкара Цветаева укулары, ХХ Халыкара фәнни-иҗади симпозиум, М.А.Волошин исемендәге Халыкара әдәби фестиваль узачак.
Укуларда 80нән артык кеше катнаша: галимнәр, М.Цветаева иҗатын өйрәнүчеләр, укытучылар, шагыйрьләр, музей хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр, журналистлар, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан, Казаннан, Курск, Самарадан, Краснодар, Ижау, Шуя, Омск, Саратов, Уфа, Стәрлетамак, Түбән Новгородтан, Яр Чаллыдан һәм Алабугадан иҗади һөнәрләр вәкилләре булачак.
Программада пленар утырыш, иҗади очрашулар, концертлар, спектакльләр, экскурсияләр, презентацияләр һәм иҗат кичәләре каралган.