Казан Кремлендә «Казанның Җәмигъ мәчетләре» күргәзмәсе ачылды

2022 елның 2 сентябре, җомга

Кол Шәриф мәчете галереясында «Казанның җәмигъ мәчетләре» күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә өч бүлектән тора.

Беренче бүлек - Казанның революциягә кадәрге җомга мәчетләре сурәтләре.

Икенче бүлек - Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән заманча авторлык фотосурәтләр.

Рәсемнәрнең өченче бүлеге - Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете эскизы проектын эшләүгә Ачык Халыкара конкурс финалистларының биш проекты.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән җомга мәчетләре узган заман, хәзерге һәм киләчәк заман архитектурасында төрле традицияләр һәм стильләр диалогын күрсәтә.

Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International