ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының конференц-залында «Апас, Тәтеш, Буа - мәдәни дуга» Халыкара сәнгать фестиваленә, «Буа Талиясе» VI Театраль лабораториясенә һәм «Мәдәни уртак нокта: Апас-Тәтеш-Буа» проектына багышланган матбугат конференциясе узды.

2022/23 еллар сезонында «Арена» халык һәм заманча хореография халыкара фестиваль-конкурсы узачак.


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 2 сентябреннән 9 сентябренә кадәр С.В.Образцов исемендәге Дәүләт академия Үзәк курчак театрында (Мәскәү шәһәре) беренче “Чыганаклар” («ИСТОКИ») Халыкара курчакчылар фестивале узачак.

2022 елның 16 сентябреннән Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда «Инкор» Халыкара иҗат ассоциациясе һәм Россия рәссамнары берлегенең яшьләр берләшмәсе әгъзасы Алла Аскарова әсәрләре күргәзмәсе эшли башлый. (Чиләбе шәһәре).

Күргәзмәдә соңгы дистә елда рәссам тарафыннан иҗат ителгән 60 сюжет композициясе тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 2022 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

31 августтан 2 сентябрьгә кадәр «Белем» Россия җәмгыяте «Белем» Федераль мәгърифәтчелек марафоның үткәрәчәк.

2022 елның 1 сентябрендә 16:00 сәгатьтә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәдәни үсеш үзәген ачу тантанасы булды.

2022 елның 1 сентябрендә Яр Чаллыда «Мастеровые» Рус драма театры ачылды.

Казанның "Салмачи" зиратында тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты А.И Купцов каберенә мемориаль такта куелды. Чараны үткәрүдә Татарстан Республикасы Башлыгы каршындагы Мәдәниятне үстерү ярдәм фонды ярдәм итте. Һәйкәл дизайнын Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов эшләгән.

2022 елның 4 сентябрендә 11:00дә Подлужная урамы 40 һәм Толстой урамнарында урнашкан ишегалды халкы һәм дуслары өчен «Безнең ишегалды: тарих һәм заманчалык» мәдәни чарасы узачак. 

«Без – данлы гвардия уллары!» Хәрби һәм патриотик җыр Бөтенроссия музыкаль фестиваль-конкурсы игълан ителде.

Гаризалар 2022 елның 14 сентябренә кадәр кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International