Мобилизация исемлегенә кергән гаилә балалары музейларга түләүсез йөри ала

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрьдән ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына «Батыр» картасы буенча бушлай йөрү мөмкинлеге ачыла.

«Батыр» картасы мобилизацияләнгән казанлыларның балаларына ташламалар бирә. Бу карта буенча бала һәм аны озата йөргән бер олы кеше мәдәният учреждениеләренә бушлай йөри ала. Карталарны Казан мэриясе оештырды.

Карта буенча бушлай 40 учреждениегә барырга мөмкин. Алар арасында - театрлар, музейлар, мәдәният йортлары, цирк, филармония, Халыклар дуслыгы йортындагы чаралар бар.

«Батыр» карталары Казанда 8 октябрьдән бирелә башлады. Картаны Казанда үзең яшәгән район администрациясендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International