ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

27 октябрь 18:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Казанда шәрык базары» төрки халыкларның беренче Халыкара эстрада фестивале узачак, анда Россия Федерациясенең төрки телле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән осталар катнашачак.

Татарстан Республикасыннан фестивальдә рәссам Даниил Сергеев «Танец» эше белән катнаша.

«ФормART» фестивале нәтиҗәләре 2 ноябрьдә онлайн-трансляция вакытында округның барлык регионнары вәкилләре: финалистлар, төбәк оештыру комитеты әгъзалары һәм жюри катнашында formartpfo.ru сайтында игълан ителәчәк.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

30 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, сәнгать җитәкчесе, дирижер Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры үзенең «Туган көнең белән, джаз» дип аталган балалар өчен музыкаль программасын тәкъдим итә.

26 октябрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Иделкәем&Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективлары һәм студияләре XIII Регионара фестиваль-конкурсы лауреатларын һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы булды.

27 октябрь 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә «Филармониядә фортепиано кичәләре» циклы кысаларында беренче концерт булачак.

Рояль артында - яшь пианист, П.И. Чайковский исемендәге Халыкара конкурс лауреаты - Алексей Мельников. 2022 елның май аенда пианист Татар филармониясе сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады һәм тамашачыларның күпсанлы үтенечләре буенча Алексей кабат яңа программа белән сәхнәдә чыгыш ясаячак.

22 октябрь Яр Чаллы шәһәрендә «Без бер агач тамырыннан» фин-угор халыкларының VIII республика фестивале узды, фестивальнең концерт программасы алкышлар белән дәвам итте.

2022 елның 26 октябрендә 16:30 сәг. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында балалар-яшүсмерләр театры (драма һәм курчак театры) коллективларын һәм “Иделкәем & Кариев варислары” XIII регионара фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 28 октябреннән 3 ноябренә кадәр А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк балаларны көзге каникулларын "Пушкин янында" үткәрергә чакыра.

Бүген «МКМ: Молодежь.Культура.Менеджмент» III Республика форумында катнашучыларның проектларын тәкъдир итү булды.

Форум ял көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә старт алды. Анда Татарстан Республикасының мәдәният учреждениеләрендә эшләүче яисә үз мәдәни проектларын гамәлгә ашыручы 30дан артык район вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының профильле ирекле берләшмәләре әгъзалары катнашты.

28 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Зөя утрау-калачыгы тарих музееның күргәзмәләр залында Зөя утрау-калачыгының сукырлар мәктәбенең 90 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International