Программада фестиваль лауреатлары булган төрле коллективлар һәм башкаручылар - барлыгы 900 кеше катнашты. Концерт программасы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин лауреатларга бүләкләр тапшырды.
Хөрмәтле Татарстан халкы!
Мөхтәрәм ватандашлар!
Сезне татулык, дуслык мөнәсәбәтләрне һәм күпмилләтле Россиянең куәтен раслаган бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
14 ноябрь 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең концертлар залында Пермь һәм Казан композиторлары Алсу Абдуллина, Дмитрий Батин, Игорь Машуков, Виктор Пантус, Алсу Сөнгатуллина, Екатерина Шатрова, Геннадий Широглазов, Анастасия Выймова музыкасы катнашында “Музыкаль параллельләр: Пермь - Казан” концерты узачак.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында аның тарихы, музейлары һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы дәвам итә.
2022 елның 9 ноябрендә 18:30 сәгатьтә, археолог, ТР Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков Казан Кремле археологиясе турында сөйләячәк.
4 ноябрь 20:30 сәг. 23:30 сәг. кадәр Казан яшь тамашачы театрында "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе узачак.
9 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Баш бинасында «Ватанга хезмәт итүче Казан губернасында туган Лихачевлар» дип исемләнгән масштаблы проектны ачу вакыйгасы узачак.
Күргәзмәдә коллекционер һәм галим-тикшеренүче булган Андрей Федор улы Лихачев турында бәян итү, вице-адмирал Иван Федор улы Лихачевның казанышлары, аларның туганнан туган энесе академик, танылган галим Николай Петр улы Лихачев, шулай ук Лихачевларның туганнары - Панаев, Морозовлар һәм башкалар турында сөйләү планлаштырыла.
7 ноябрьдә Ленин музей-йортына 85 ел тула. Юбилей уңаеннан музей шәһәр халкыннан бүләкләр кабул итә һәм кунакларга үзенчәлекле экскурсия әзерли.
Ленин музей-йорты 1937 елның 7 ноябрендә - Октябрь революциясенең 20 еллыгына ачыла. Анда XIX гасыр ахырында дөнья пролетариатының булачак юлбашчысы Владимир Ильич Ульянов-Ленин яшәгән. Әлеге бинада ул әнисе, апасы һәм энесе белән бергә тормыш иткән.
2022 елның 5 ноябрендә 18:00 сәгатьтә Татар филармониясендә Михаил Фирсов исемендәге «Русь» дәүләт вокал-хореография ансамбленең (Владимир шәһәре) «Русь Владимирская» дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. Концерт программасы Рус халык бәйрәмнәре мотивлары һәм Россиянең төрле өлкәләрендәге җырлары һәм биюләре буенча оештырылган.
23 һәм 24 ноябрьдә Александр театры Россия милли театрлары Ассоциациясы эгидасы астында гадәти булмаган форматтагы чыгышын күрсәтәчәк.
Онлайн-режимда Әлмәт драма театры, Александр театры (Санкт-Петербург) һәм М.Шкетан исемендәге Марый милли драма театрының (Йошкар-Ола) уртак хезмәтләрен күрергә мөмкин булачак.
2022 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә истәлекле вакыйга - башкалабызда беренче тапкыр дөньякүләм танылган рәссам Александр Борис улы Угланов картиналары күргәзмәсе узачак.